Минзәләдә “Хәтер шәме” акциясе узды
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көнне, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Мондый акция Минзәләдә Җиңү паркында узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева әлеге чарада чыгыш ясап, 80 ел элек башланган дәһшәтле сугышның илебез өчен нинди зур афәтләр китергәнен тагын бер кат хәтердә яңартты.
–Бөек Ватан сугышында катнашкан һәркем – ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хакындагы якты истәлекне безнең онытырга хакыбызы юк. Бу хакта үсеп килүче яшь буын да белергә һәм истә тотарга тиеш, – диде ул.
Районның хәрби комассары Сергей Владимиров та үз чыгышында Бөек Ватан сугышы буенча саннар һәм фактлар китерде, мондый акцияләрнең кирәк булуын билгеләп үтте.
Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр һәм хәтер шәмнәре куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев