Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә коррупциягә каршы утырыш узды

Коррупция җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә куркыныч тудыра

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча утырыш узды

Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы узганын искә төшерде.

Камил Нәҗмиев районда коррупциоген факторларга юл куймау буенча җайга салынган һәм нәтиҗәле эш алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте, бигрәк тә бюджеттагы һәр сумның исәптә булуын ассызыклады.

Үз чиратында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев муниципаль хезмәткәрләрдән керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында декларацияләр тапшыру кирәклеге турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев