Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру буенча акция үткәрделәр

    Акция ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты боерыгы нигезендә үткәрелде

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча районара бүлек башлыгы Ренат Шәйхетдинов, "Кедр" ҖЧҖ вәкиле Айрат Минһаҗев һәм 2нче мәктәпнең экологик хәрәкәте активистлары белән бергә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны аучылык урманнарында тукландыру буенча акция үткәрделәр.

    Рушания Зиязиева, 2 нче мәктәпнең экологик хәрәкәте җитәкчесе, география укытучысы:

    - Укучылар елның салкын вакытында хайваннарны ни өчен һәм ничек ашатырга кирәклеген белделәр. Шулай ук пошилар, кабан һәм куяннар өчен азык һәм тозны ничек салырга кирәклеген белделәр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: