Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә көзге өмәләр бара

Шәһәребезнең Төньяк урамындагы мөселман һәм православие зиратларында үткәрелгән гомумшәһәр өмәсендә кеше күп катнашты.

 (Минзәлә, 25 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Шәһәрдә яз һәм җәй айларында үткәрелгән гомумшәһәр өмәләре көзге чорда да дәвам итә. Зиратта шундый өмәләрнең чираттагысы булды. Шәһәр башкарма комитеты тарафыннан оештырылган өмәдә 100гә якын кеше катнашты.

Марк Токарев, район башлыгы ярдәмчесе:

–Шәһәребездәге зиратларда шушы рәвештәге гомумшәһәр өмәләре өченче ел оештырыла. Башка еллардагы кебек, бу өмәдә дә безгә “Минзәлә Идарәче компаниясе” ҖЧҖ, “Чиста шәһәр” МУП, коррекцион интернат-мәктәп, урман хуҗалыгы коллективлары техника белән дә, эшчеләр белән дә нык булыша. 7 берәмлек техника җәлеп ителде: 2 КамАЗ, бункеровоз, 2 трактор, бер чапкыч. Шунысын искәртеп үтәсе килә, шәһәребездә яшәүчеләр, оешма-учреждениеләр биредә үткәрелүче өмәләргә елдан-ел күбрәк катнашалар. Бүген биредә 38  оешма катнаша. Өмәгә оешма-учреждениеләр коллективларыннан тыш, ТОСлар,иҗтимагый берләшмәләр, дини оешмалар, шулай ук өмәләргә битараф булмаган актив гражданнар килде.

Өмәдә эшләүчеләр өчен көн дә матур булды, һәркем изге эшкә өлешем керсен дип, кулыннан килгән кадәр тырышып эшләде. Берничә сәгать дәвамында өмәдә катнашучылар зиратлар территориясен чүп-чардан, коелган яфраклардан, агач-куак ботакларыннан чистарттылар, тәртипкә китерделәр, зират янындагы үләннәрне чабып чыктылар.

Әлфия Шәйхразиева, Идарәче компания юристы:

–Безнең Идарәче компания зираттагы өмәләрдән беркайчан да читтә калмый. Бүгенге өмәгә тракторчы Иван Шешняев, КамАЗ йөртүчесе Рөстәм Глухов, 7 урам җыештыручыбыз, шулай ук хезмәткәрләребез Елена Назарова, Лидия Григорьева, Ирина Кириллова килде. Һәркемнең зиратта туганынары, якыннары җирләнгәндер дип уйлыйм. Зират тирәсен тәртипкә китерүгә үзебездән өлеш кертәбез.

Александр Ботов:

–Мин үзем 3 нче мәктәптә эшлим. Коллективтан Владимир Мастьянов, Андрей Ткачев белән килдек. Корыган агач ботакларын, яфракларны җыештырабыз. Мөмкинлек булганда өмәдән калмыйбыз.

Мөхтәр Нургалиев:

–Өмәдә бар күңелемне биреп эшлим. Монда катнашу ул – һәркемнең намус эше. Без башкарган изге эшебезне Ходай Тәгалә кабул итсен, вафат булган якыннарыбыз тыныч йокласын.

Фирдәвис Бикбулатов:

–Өлкән яшьтә булсам да, өмә турында ишетсәм, килергә тырышам. Бу юлы мәчеттән мәзин Әскать хаҗи хәбәр итте. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Зират территориясе чиста, тәртиптә торса, алдыбыздагы бурычны үтәдек дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев