Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе балаларны сумкалы итте

Балалар иҗат йортында район башлыгы Айдар Салахов, депутатлар, эшмәкәрләр, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре - район хәйриячеләре катнашында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында чара узды. Әлеге акция аз керемле, күпбалалы, уллыкка алынган һәм инвалид балалары булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылган иде. Булачак беренче сыйныф укучылары уку елы дәвамында...

Балалар иҗат йортында район башлыгы Айдар Салахов, депутатлар, эшмәкәрләр, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре - район хәйриячеләре катнашында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында чара узды. Әлеге акция аз керемле, күпбалалы, уллыкка алынган һәм инвалид балалары булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылган иде.

Булачак беренче сыйныф укучылары уку елы дәвамында кирәк булачак канцтоварлар белән тутырылган тәүге букчаларын тантаналы төстә алдылар. Моннан тыш, аларга күңелле бәйрәм оештырылды.

-Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү өчен шактый күләмдә акча кирәк. Бу акция - безнең өчен зур ярдәм һәм ул безгә киләчәк көнгә дә ышаныч белән карарга ярдәм итә, өмет уята, - дип фикерләре белән уртаклашты булачак беренче сыйныф укучысы Римма Санникованың апасы.

Балалар өчен бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Һәр минзәләле 25 августка кадәр дәвам иткән әлеге акциядә катнаша ала.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин:

-Быел безнең районда беренче сыйныфка укырга 290 бала барачак. Шуларның 56 сы - ярдәмгә мохтаҗ. Акция кысаларында бер үк вакытта авыр материаль хәлдә калган 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм итү планлаштырыла. Бу - күпсанлы хәйриячеләр ярдәме белән башкарылачак, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X