Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә мөлкәт салымы авыр җыела

19 ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча физик затлардан җыелырга тиешле мөлкәт салымының 46,6 %ы гына җыелган.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Мөлкәт салымы бигрәк тә Наратлыкичү, Иркәнәш, Югары Тәкермән авыл җирлекләрендә авыр җыела. Ә Яңа Маҗын һәм Юртау җирлекләрендә исә җыем югары – 75-80% тәшкил итә.
Күпчелек авыл җирлекләрендә җир салымының яртысыннан артыгы җыелган. Ә Минзәләдә һәм Воровский авыл җирлегендә әлеге салым күләменең яртысы да җыелмаган әле. Минзәләдә 41,9%, ә Воровскийда – 24,6 %. Яңа Маҗын белән Иске Маҗын авыл җирлекләрендә исә 80-84% җыелган. Транспорт салымын җыю буенча Яңа Мәлкән, Урыс, Юртау авыл җирлекләрендә эш яхшы оештырылган – 80%тан артыгы инде җыелган, ә менә Воровский, Кадрәк, Иске Маҗын, Юшады авыл җирлекләренә темпны арттыру кирәк.
Ландыш Кондратьева, районның финанс-бюджет палатасы рәисе:
– Салымнар түләү срогы тәмамланырга санаулы көннәр калды. 19 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча 2020 ел өчен милек салымнары буенча гомуми җыем 58,1 процент тәшкил итә.
– Җир салымы буенча 56,6%
– Мөлкәткә салым буенча 46,4%
– Транспорт салымы буенча 61,6%.
Авыл җирлекләре арасында барлык салымнар буенча да иң югары процент – Яңа Мәлкән -78,8%, Юртау - 78,5%, Яңа Маҗын авыл җирлекләрендә – 75,6%, иң түбәне Воровский -38,2% һәм Юшады 48% авыл җирлекләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев