Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы мөслимәләренең семинары

Көн тәртибендә - тәҗрибә уртаклашу һәм шәһәрнең баш абыстаен юбилей белән котлау.

Минзәлә шәһәре мәчетендә райондагы мөслимәләр берлеге әгъзаларының семинары үтте. 

- Шушылай бергәләшеп җыелышып аралашу мөслимәләргә (бигрәк тә авыллардан килүчеләргә) бик тә мөһим. Чөнки барлыйсы сорауларыбыз җитәрлек,  - дип билгеләп үтә Минзәлә районында мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова. - Мәсәлән, бүген авыл мөгалимәләре белән хиҗаб көнен билгеләп үтү, күптән түгел Ак мәчеттә (Яр Чаллы шәһәре) уку тәҗрибәсен уртаклашу һ.б. төрле сораулар буенча фикер алышабыз.

Семинарга җыелуның тагын бер сәбәбе - бүген Минзәләнең баш абыстае Дәнфирә Ахиярова үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтә. Шушы хөрмәткә район мөслимәләр берлеге мул табын әзерләде, ә Роза Фәхретдинова Дәнфирә ханымга Минзәлә мөхтәсибәте исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук семинарларга килгән ханымнарга дини календарьләр дә таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев