Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына әзерлек бара

Көрәшчеләр "Юность" боз сарае базасында көч сынашачак

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәләдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган "Ватаным Татарстан"газетасы үткәрә торган көрәш турнирына зур әзерлек бара.

Республиканың иң көчле көрәшчеләрен җыя торган турнир 11-13 февральдә "Юность" боз сарае базасында узачак.

Шул ук вакытта боз сараенда ярышларга әзерлек буенча планлы эш алып барыла. Маталар китерелгән инде-аларны киләсе атнада урнаштырачаклар, мандат комиссиясе үткәрү, үлчәү, киенү-чишенү бүлмәләре (шул исәптән "Лига" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында) әзерләнә. Көрәш үткәрү урынын бизәү өчен Боз сарае хезмәткәрләре пәрдә дә суздылар.
Шулай ук 100 яңа утыргычлар да кайтарылган.
безнең өстәмә
Бүген Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын оештыру буенча киңәшмә үткәрде. Барлык җаваплы учреждениеләр алдына турнир тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев