Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә нәниләрне кайгырталар

Соңгы көннәрдә һава торышының матур торуы авыл хуҗалыгы эшләренә генә түгел, төзелештә эшләүчеләргә дә уңай йогынты ясады. Ул дәүләт программалары буенча башкарыла торган төзелеш объектларының берсе - Изыскательләр бистәсендә балалар бакчасы бинасын капремонтлау темпында да ачык чагыла. -Моңа кадәр җилле, яңгырлы көннәр түбә ябарга комачаулык ясады, хәзер мөмкинлекләрдән максималь файдаланабыз,...

Соңгы көннәрдә һава торышының матур торуы авыл хуҗалыгы эшләренә генә түгел, төзелештә эшләүчеләргә дә уңай йогынты ясады. Ул дәүләт программалары буенча башкарыла торган төзелеш объектларының берсе - Изыскательләр бистәсендә балалар бакчасы бинасын капремонтлау темпында да ачык чагыла.

-Моңа кадәр җилле, яңгырлы көннәр түбә ябарга комачаулык ясады, хәзер мөмкинлекләрдән максималь файдаланабыз, - диде подряд оешмасы җитәкчесе - "Лига"ҖЧҖ директоры Николай Степанов.

Бүгенге көндә объектта 63 кеше эшли, шуларның 15е түбә ябу белән шөгыльләнә.

-Түбәдә агач конструкцияләр урнаштыру эшләренең 95 проценты тәмамланды, түбәнең 30 проценты ябылды. Түбә ябуны тагын ике атнадан төгәлләрбез дип уйлыйм, - диде безгә прораб Виктор Карасев.

Виктор Ивнович объекттагы эшләр барышы турында болай дип сөйләде:

-Бинаның эчке ягында демонтаж эшләре төгәлләнде. Хәзер запас керү юлларын ясау эшләре бара. Беренче катта җылы идәннәр ясалды, икенче катта җылылык системасын монтажлау төгәлләнде, электрүткәргеч сузу эшләре алып барыла. Ремонтчыларның бер өлеше подвалда эшли: биредә су белән тәэмин итү, канализация һәм вентиляция системаларын көйләү эшләре башкарыла.

Шулай ук бинаның эчендә бизәү эшләре темпы арта бара, стеналарга һәм идәннәргә плиткалар беркетү эше дә дәвам итә.

Капремонты 15 августка төгәлләргә. Район башлыгы Айдар Салахов төзүчеләр һәм район мәгариф бүлеге алдында торган әлеге бурычны район хакимиятендә үткән чираттагы киңәшмәдә тагын бер кат искәртеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев