Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә оешмалар арасында спартакиада булды

Командалар 4 төр буенча көч сынаштылар.

(Минззәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге үзәк стадионда оешмалар арасында  ТАССРныж 100-еллыгына багышланган спартакиада үткәрелде.

Үз көчләрен сынарга килгән спортсменнарны сәламлап, район яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин:

- Сезне быел озакка сузылган үзизоляция чорыннан соң тәүге тапкыр үткәрелә торган ярышта күрергә шатмын, - дип билгеләп үтте һәм күптән түгел Самара шәһәрендә узган триатлон ярышында уңышлы чыгыш ясаган Минзәлә командасы вәкилләре Анна Титова, Евгений Петров, Алмаз Мухамаевны, аларның тренерлары Сергей Титовны бүләкләде.

Баш хөкемдар Рәмзил Бәдриев ярышның бар шартларын аңлаткач, тикшерү изоляторы, мәктәп-интернат, педагогик көллият, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы командалары йөгерештә, масс-рестлингта, граната атуда һәм эстафетада көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 1 урынны Минзәлә педагогик көллияте 1 урынны, 4 санлы тикшерү изоляторы – 2, ә Минзәлә мәктәп-интернаты – 3 урынны яуладылар һәм кубокларга лаек булдылар. Шулай ук һәр спорт төрендә иң югары күрсәткечләргә ирешкән катнашучыларны да диплом һәм медальләр белән билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев