Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә полилингваль белем бирү проекты тормышка ашырыла башлады

Туган телне саклау һәм үстерү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны полилингваль тәрбияләү кысаларында, 2020нче елның 2нче декабренда ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте ”Милли кадрлар әзерләү үзәгендә “Инновацион педагогик технологияләр кулланып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең сөйләм коммуникациясе чарасы буларак, татар һәм инглиз телләрен гамәли белү” полилингваль белем бирү проекты тормышка ашырыла башлады.

Әлеге уку апробациясен Минзәлә шәһәренең 2нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасыннан - 8, 7нче санлы “Каенкай”дан 6 тәрбияче башлады. 14 тәрбиячедән торган әлеге төркем башта 70 сәгать татар телен, аннары 70 сәгать инглиз телен режим моментларда рәхәтләнеп камил сөйләү дәрәҗәсендә кулланырлык итеп өйрәнергә тиеш.

Проект ахырында интеграцияләнгән арадаш аттестация бирү дә каралган. Бүгенгесе көндә тәрбиячеләр “Туган телдә сөйләшәбез” УМКасына нигезләнеп, татар телле балалар белергә тиешле лексиканы барлый, телгә өйрәнү ысулларын анализлый, яңа педагогик алымнар белән таныша. Татар теленә өйрәнү модулендә тәрбиячеләргә Минзәлә педагогия көллиятенең заманча материаль-техник базасында Смарт-такта, интерактив өстәл, планетарий, ЛабДиск цифрлы лаборатория, LEGO Education конструкторлары белән эшләргә мөмкинчелек бирү, SMART Notebook программасын, LearningApps интерактив мультимедия сервисын, Wix платформасын һәм кайбер Google Формаларны балалар бакчасында уңышлы һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев