Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә православие динендәгеләр Никольский соборына изге су артыннан килделәр

Бүген православие динендәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Хач ману бәйрәме билгеләп үтелә.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәренең Никольский соборында иерей Роман Храмутичев гыйбадәт үткәрде һәм суны изгеләндерде. Традиция буенча, православие динендәгеләр гыйбадәтханәгә изгеләндерелгән су артыннан килделәр.

Лариса Свиягина:

- Хач ману - безнең, православие динендәгеләр өчен зур бәйрәм. Изгеләндерелгән су шифалы үзлекләргә ия, бик файдалы, җанны да, тәнне дә чистарта. Изге су артыннан без соборга ел саен киләбез.

Римма Пермякова:

- Изгеләндерелгән су ярдәм итә дип һичшиксез ышанырга кирәк. Мин, гадәттә, изге суны биш литрлы шешәгә салып алып кайтым китәм. Ул безгә ел буена җитәрлек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, изгеләндерелгән су бозылмый, вакыт узу белән үз дәвалау үзлекләрен югалтмый. Мин аны балаларга, оныкларга бирәм. Аны кулланыр алдыннан без дога укыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X