Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә район башлыгы Айдар Салахов призына республика турниры үтә

Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" спорт комплексында Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов призына бокс буенча шәхси беренчелеккә ярыш башланды. Әлеге ярышларны Минзәлә муниципаль районы оештырды. Бу турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев,Татарстан Республикасының бокс федерациясе рәисе Айрат Хаматов, районыбыз җитәкчеләре, кунаклар катнашты. Турнирны район башлыгы...

Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" спорт комплексында Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов призына бокс буенча шәхси беренчелеккә ярыш башланды.

Әлеге ярышларны Минзәлә муниципаль районы оештырды. Бу турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев,Татарстан Республикасының бокс федерациясе рәисе Айрат Хаматов, районыбыз җитәкчеләре, кунаклар катнашты. Турнирны район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде. Ул районыбызда бокс спортына өлеш керткән Олег Ильин, Николай Степанов, Рамил Каримовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары Айрат Хаматов сүз алды:

- Минзәлә районында төрле спорт белән шөгыльләнү өчен спорт корылмалары җитәрлек. Моннан алты ел элек бокс буенча спорт мәктәбен ачып җибәрдек. Хәзер бу мәктәптә шәһәребез балалары шөгыльләнә һәм алар елдан-ел югары үрләр яулыйлар. Айрат Касимович Минзәләдә бокс спортын үстерүгә өлеш керткән Нияз Хамидуллин, Айдар Салахов, Азат Гараевне ТР бокс федерациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләде.

Бу ярышларда республика районнарында һәм шәһәрләрендә бокс спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, боксны яратучылар көч сынаша. Әлеге турнир балаларның бокс белән шөгыльләнүләрен файдалы һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару, бокс спортын пропагандалау максатында оештырылды. Турнирның баш хөкемдары, Бөтенроссия категорияле хөкемдар, спорт мастерлыгына кандидат, биология фәннәре кандидаты,Минзәлә шәһәрендә бокска нигез салучы Нияз Хамидуллин турнир кагыйдәләрен аңлатты. Турнирда 10 районнан 80нән артык боксчы катнаша.

Турнир ике көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X