Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә революция бәйрәмен искә алдылар

Шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып бүген район коммунистлары элек бик зурлап билгеләп үтә торган быелгы бәйрәмгә барлыгы ике дистәгә якын партия әгъзасы һәм ветераннар хоры әгъзалары килгән иде.

Октябрь революциясе бәйрәмен район коммунистлар партиясе җитәкчесе, ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов ачып җибәрде.Ул быел И. В. Сталинның тууына 21декабрьдә-140 ел, ә киләсе елда В.И.Ленинның туына150 еллыкны билгеләп үтәчәкбез,диде. Заһир Мирзагабдуллович килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, безгә пенсия биреп торалар, хокук  саклау органнары тарафыннан яклау зур дип билгеләп үтте. Коммунист Александр Жбанов Россиядәге хәлләрне бәян итте. Эшмәкәр Алексей Юдин революция турында уңай фикер генә әйтеп узды, тарих тәгәрмәчен кире борып булмый, мин күп җирләрдә булам, анда хәзер дә йортларга утын ягалар, диде.  ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко партия әгъзаларына һәм ветераннар хоры әгъзаларына сәламәтлек, булган тормыштан кәнәгать булып яшәргә өндәде.Ахырдан ветераннар хоры әгъзалары патриотик җырлар җырлап революцияне тагы бер кат искә алдылар.

Октябрь революциясе бәйрәмен искә алырга килгән ветераннар В.И. Ленин һәйкәленә чәчәк салдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X