Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә сайлауга коллективлар тупланып киләләр

(Минзәлә районы, Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ") “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы иҗат төркеме сайлаулар барышын яктыртып йөргәндә яңа бер үзенчәлеккә игътибар итте.

Гаиләләр белән йөрү традициясе күптәннән бар иде. Бәләкәй балалар әти-әниләре белән килеп, урнага бюллетень салырга яраталар. Быел театр коллективыннан бер төркем артист бергә җыелып килеп үз тавышларын бирделәр, күп катлы йортларда яшәүчеләр, ишек алдында сөйләшеп утырганда сайлау участогына бергә барганнар. Тауасты Байлар авылыннан "ЯДКАРЬ" халык ансамбле барысыннан да уздырды. Җитәкчеләре Мөслимә Гайниева үз коллективын бергә туплап алып килү өстенә коллективларында озак еллар гармунчы булып торган Рәүфәт Гыймадиевны 80 яше тулу уңаеннан котлау да оештырды. Күмәкләп, оешкан төстә эшләүнең нәтиҗәләре дә матур, бу җирлектә яшәүчеләр сайлауда бик актив. 15сәгатькә әлеге сайлау участогында сайлаучыларның 90 проценты тавыш бирде. Бу - районда иң зур сан...

 

Акцент

Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән һәм  үз-үзләрен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар сайлаучыларның югары активлыгы белән үтә. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Әлеге сайлауларны моңарчы күрелмәгән күзәтүчеләр күзәтә, кайбер участокларда аларның  саны 25кә җитә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайлауларда закон бозулар юк, шикаятьләр кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев