Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә СУЫК!

Соңгы көннәрдә гадәти тормышыбызга үзгәрешләр кертеп, суыклар башланды. Минзәлә метеостанциясе начальнигы Лилия Кириллова бу салкыннар турында минзәләлеләрне алдан, Кач ману суыклары башлануга ук кисәтеп куйган иде. Аның сүзләре рас килде. Чыннан да, суыклар бирешергә теләми. Минзәләнең үзендә 28 гыйнварда төнлә температура -30 градус булды, шәһәрнең төньяк өлешендә ул тагын да...

Соңгы көннәрдә гадәти тормышыбызга үзгәрешләр кертеп, суыклар башланды.

Минзәлә метеостанциясе начальнигы Лилия Кириллова бу салкыннар турында минзәләлеләрне алдан, Кач ману суыклары башлануга ук кисәтеп куйган иде. Аның сүзләре рас килде. Чыннан да, суыклар бирешергә теләми. Минзәләнең үзендә 28 гыйнварда төнлә температура -30 градус булды, шәһәрнең төньяк өлешендә ул тагын да салкынрак, 35 градуска җитте. Авылларда да "суык!", диләр. Без элемтәгә кергән авыл җирлекләре арасында иң салкын һава Урыс авылында булган. Биредә градусник минус 40 градусны күрсәткән, Гөлек белән Тулбайда - 35. Салкын һава торышы буенча Яңа Маҗын авылы да лидерлык итә, биредә минус 38. Мәлкән авылында минус 33 дисәләр, шушы җирлектәге Дусай Кичүдә 35-37, төнлә 40 градус булган. Тат.Мөшеге авылында -35, Иске Иркәнәштә 35-36, хуҗәмәтлеләр үзләрендә минус 35 градус, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев