Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә “Татарча диктант” яздылар

    Чара район мәдәният сараенда узды

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Бөтен дөнья татарча диктант язу акциясенә Минзәлә районы да кушылды. Район мәдәният сараенда татар теле грамматикасында үз көчен сынарга килүчеләрне сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

    - Туган телебезне хөрмәт итеп, килгәнегез өчен рәхмәт. Әлеге акция шәһәребезнең 9 мәйданчыгында, районыбызның 11 мәктәбендә, 32 мәдәният учагында үтә, - дип билгеләп үтте.

    Акциядә катнашучыларга диктант язарга классик татар язучысы Ибраһим Газиның хикәясе тәкъдим ителде. Аны Минзәлә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева укыды.

    Сан

    Район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова хәбәр иткәнчә, биредә 167 кеше диктант язды, район мәдәният оешмаларында – 430 лап, ә гомумән район буенча 2 мең ләп кеше катнаша. Теләгән кеше сәгать 11 дә ТНВ каналын карап, өендә генә дә яза ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: