Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә театрлар Сабан туе зур оешканлык белән узды

Татарстандагы 10 дәүләт театрлары артистлары бүген Минзәләдә узган 14 нче театраль Сабантуйда очрашып үзара көч сынашты. Әлеге бәйрәм чарасы ТР Президенты ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Минзәлә театры, район җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Минзәләлеләр кунакларны бик җылы каршы алды. Мәйдан башында ук төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, аш-су ризыкларын чагылдырган йортларны артистлар кызыксынып карады.
Республика күләмендә танылган, барыбызга да төрле спектакльләр аша таныш булган театр артистлары төркем-төркем мәйдан түренә узды. Мәйдан тирәли утыргычларга тулып утырган тамашчылар аларны алкышларга күмеп, кул чабып каршы алды.
Бәйрәм, гадәттәгечә, театраль күренеш белән башланып китте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең, балаларның, Минзәлә театры артистларының, район үзешчәннәренең массовый төстә театраль тамаша куюын театр артистлары хозурланып, шаккатып карады.
Кунакларны район башлыгы Айдар Салахов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде. Сабантуй флагын узган елгы Театраль Сабантуйның абсолют көрәш батыры, Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин күтәрде.
Театраль Сабан туе гадәти Сабантуйдан ким булмады. Артистлар быел 13 төрле ярышта үзләрен сынап карады. Башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк – машина Сабан туе батырына түгел, ә ярышларда иң күп балл җыйган театрга бирелде.
Җылы кояш астында Минзәләнең саф, урман һавасын сулап, җанып-пешеп көрәшчеләр келәмдә бил алышты. Аннан читтәрәк таяк тартыш, капчык киеп, агач кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чиләк-көянтә белән су ташыдылар, кул көрәштерделәр. Авыш колгага менү һәм капчык сугышы, гадәттәгечә, су өстендә узды. Артистларга бу уеннарда бераз чыланып алырга туры килде. Хатын-кызлар арасында узган кул көрәшендә һәм таяк тартышуда Минзәлә театры хезмәткәре Айгөл Фарраховага тиңнәр булмады – икесендә дә 1нче урында калды. Шулай ук Минзәлә театры хезмәткәре Фердинас Бадриев армрестлингта 3нче урынга лаек булды.
Аркан тарту ярышы барыннан да бигрәк кызуырак барды. Тиргә батып аркан таркан хезмәттәшләре өчен артистлар да, тамашачылар да көч биреп торды. Бу ярышта Минзәлә театрында эшләүче хатын-кызларның нинди көчле икәненә республика артистлары инде 14нче тапкыр инанды. Быел да Минзәлә театры кызлары пьедесталдагы иң лаеклы урынга– 1нче урынга басты. Минзәлә театры егетләре дә күпме генә сынатырга теләмичә арканны тырышып-тырышып тартса да, 3 нче урынга гына калды.
Гадәти Сабантуйлардан аермалы буларак, театраль Сабаунтуйда “Бию марафоны” дигән ярыш бар. Бу ярышны да халык бик яратып тамаша кылды. Сабантуйга килгән ун театрдан бер пар – егет белән кыз сәхнә түрендә берьюлы төрле бию башкарды. Минзәлә командасын театр директоры Илнур Гайниев белән артистка Зөлфирә Гәрәева тәкъдим итте һәм Тинчурин театры артистларыннан азга гына калышып, 2 нче урынга лаек булды.
Театраль Сабан туеның да иң мавыктыргыч өлеше, милли бәйрәмебезнең күрке – көрәш булды. Артистлар арасында да оста итеп көрәшүче батыр егетләр булуы тамашачыларны шаккатырды. Быел Минзәлә театрыннан артист Илназ Хисматуллин көрәште. Һәм 80 кг га кадәр  үлчәү авырлыгындагы көндәшләрен аркаларына салып, 1 нче урынга чыкты. Абсолют батыр исеменә дә Илназ белән Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Муса Камалов көрәште. Нәтиҗәдә, төп бүләк – тәкәгә Казан артисты Муса лаек булды.
Шулай ук быел беренче тапкыр волейбол ярышы да узды. Сабантуй мәйданында узган һәр ярышта артистлар җаны-тәне белән бирелеп уйнады, хезмәттәшләре алар өчен җан атты, кайгырды, көч бирде. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Бәйрәм театр артистларының, район мәдәният йорты җырчыларының моңлы җырлары белән үрелеп барды. Сабантуйга килгән Минзәләлеләр танылган театр артистлары белән күреште, истәлеекә фотога төште.
Бәйрәм ахырында барлык уеннар буенча гомуми балл санлады. 15 очко җыеп, 3нче урынга Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры чыкты. 16 шар балл җыеп 2 нче урынны ике команда – Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм Минзәлә театры алды. 18 балл җыеп 1нче урынга К.Тинчурин театры командасы чыкты һәм “Лада-Веста” автомобиле белән бүләкләнде.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X