Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә тиздән җәмәгать оешмалары тупланган комплекс барлыкка киләчәк

Алар элек балалар бакчасы урнашкан ике бинада урнашачак.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Икесендә дә зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарасы бар. Тәвәкәлләп алынган подрядчы да бар. Халыклар Дуслыгы йорты булачак бинага бигрәк тә күп финанс сорала. Әлеге объектларның торышы, киләчәккә перспективалар хакында фикерләшү өчен район башлыгы Айдар Салахов архитектура бүлеге, төзүчеләр, бина хуҗалары белән очрашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә берничә көн инде комплекс территориясен тәртипкә китерү өчен тырышалар.
Очрашу барышында Айдар Салахов тиешле хезмәтләргә бурычлар куйды: чистарту эшләрен туктатмаска, комплексның эскиз- проектын эшләргә,төзелеш эшләрен алып барганда биналарны уңайлы һәм нәтиҗәле кулланырлык хәлгә җиткерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев