Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын “Шатлык” балалар бакчасында күрсәттеләр

Шәһәребезнең 11 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында профессиональ осталык “Ел тәрбиячесе” дигән район конкурсы бара.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева катнашты, конкурсантларга уңышлар теләде.

Бу конкурста шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр катнаша. Әлеге конкурс ике көн дәвам итәчәк. Бу конкурста барысы 13 тәрбияче үз көчләрен сынап карыйлар.

Ләйсән Лобанова, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече:

-Бүген конкурсантлар балалар белән педагогик чара буенча көч сынашалар, алар төрле төркемнәрдә ачык дәресләр күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев