Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә төзекләндерү эшләре дәвам итә

Район башлыгы Айдар Салахов шәһәребездә төзекләндерүче объектларны карады, 4нче балалар бакчасында булды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Монда эчке эшләр 70 процентка төгәлләнгән, фасадны тышлый башлаганнар. Балалар бакчасының котельныйен, җылылык трассасын, канализация һәм су трассасын ясыйсы бар. Балалар бакчасының бүлмәләрен җиһазлау өчен төрле грантларда катнашырга кирәк,бюдҗет акчасы чамалы, төрле юлларны эзләү зарури,-диде район башлыгы киңәшмәдә катнашкан мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраевка.  Шушы тирәдәге йортларны да, җәяүлеләр өчен сукмакларны, юлларны тәртипкә китерәсе бар.

Ул күп профильле “Веста” яшьләр үзәге бинасының төзекләндерү эшләре белән дә танышты. Биредә эчке эшләр тәмамланган дияргә була, берничә бүлмәдә бизәү эшләрен башкарасы калган, яшьләр үзәге бинасы яныннан алып 3 урта мәктәпкә чаклы җәяүлеләр өчен тротуар саласы, газ үткәргечен бераз читкәрәк күчерәсе һәм биредә эшләүчеләр өчен, ата-аналарга автомашиналарын куяр өчен мәйданчык ясыйсы бар. Шәһәрнең Изыскательләр бистәсе 1-18 йортында баручы капиталь төзекләндерү эшләрен карады. Төзүчеләр барлык объектларда да афәттән саклану чаралары күреп эшлиләр. Технологик таләпләрнең барысы да төгәл үтәлергә тиеш, диде Айдар Салахов  йомгаклау сүзендә.

 Паркларның торышы белән дә  танышты Айдар Салахов “Чиста шәһәр”, “Идарәче компания” җитәкчеләренә шәһәрне , балалар объектларын чүптән арындырып торырга,  коронавируска каршы дезинфекция чараларын кирәкле күләмдә башкарырга кушты.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X