Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Уха фестивале һәм балык тоту буенча ярышлар узды

Кар яву бәйрәмгә комачау булмады.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә елгасы яр буенда – Воровский бистәсе яклап, Екатерина күпере янында Уха фестивале һәм балык тоту буенча ярышлар узды.

- Әлеге фестиваль һәм ярыш районыбыз өчен матур традициягә әйләнеп бара. Аны оештыруда катнашкан барлык оешмаларыбызга һәм авыл җирлекләребезгә рәхмәт, дип билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов, шушы чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп.

Әйе, фестивальгә әзерлек нык көчле – авыл җирлекләре, шулай ук район администрациясе, “Коммунальные сети”, Минзәлә педагогик көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, мәдәният, мәгариф бүлеге, Минзәлә интернат-мәктәбе, “Веста” яшьләр үзәге, “Олимп” һәм “Юность” спорт мәктәпләре һәркайсысы уха пешереп, балыктан әзерләнгән ризыклар белән тулы өстәлләр әзерләп куйганнар иде.

Район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев шушы һәрбер оешманың театральләштерелгән тамашалары белән танышып чыктылар, әзерләгән сыйларыннан авыз иттеләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң яхшы палаткалар әзерләгән оешма-җирлекләрне дә билгеләп үттеләр.Иң яхшы тематик палатка номинациясендә Тауасты Байлар авыл җирлеге җиңде, “Мин мондыйны әле ашамадым” номинациясендә – Коноваловка һәм Хуҗәмәт җирлекләре. Урыннарга килгәндә 1 урында – администрация, 2 – “Коммуналь челтәрләр”, 3 – мәдәният бүлеге. Абсолют җиңүче дип “Веста” яшьләр үзәге танылды. Шулай ук һәрбер палатка әзерләгән оешма һәм җирлеккә район башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлбәттә фестивальнең төп кызыгы – балык тоту ярышлары иде. Команда урыннарына килгәндә, 1 нче урын – Аю авыл җирлегенеке, 2 урын – “Мензелинск-сервис” командасы, 3 – “Кармак-мастер” командасы. Шәхси зачетта ир-атлардан Илдар Балакаев һәм Эмиль Абдуллин, хатын-кызлардан – Мәлкән авылыннан Гөлчирә Шишкина танылды. Иң зур балыкны тотучы буларак Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Раушан Нәбиуллинны да бүләкләделәр.

Әлеге бәйрәм турында видеорепортажлар чыгачак - безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев