Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә урман мәйданы өч гектарга артты

    Бүген Минзәлә урманчылыгы территориясенә өч гектарда яшь наратлар утыртылды.

    Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
    Яшь үсентеләрне утыртырга урманчыларга район учрежденияләреннән 50 кеше булышты. Басуда әзерләнгән кайнар чәй белән сыйлангач эш бик көйле барды.
    Айдар Хәлиуллин, Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе:
    -Бу участоктагы агачлар урман фондына керәчәк.Бүген безгә булышкан һәркемгә бик зур рәхмәт! Аларның хезмәтен җиңеләйтү өчен чәй белән сыйлауны үзебезнең бурычыбыз дип санадык.
    Шәһәрне матурлау эшеннән дә тайчынмый безнең коллектив. Северный юлы һәм Октябрь урамы кисешкән җирдәге үз участогыбызда чәчәкләр утыртырга да өлгердек.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: