Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Яңа ел бизәләшенә бәя биргәндә инновацион якын килү исәпкә алыначак

Минзәлә шәһәрендә һәм районда Яңа елны каршыларга иң яхшы әзерләнүчеләр арасында традицион коннкурс быел да үткәреләчәк.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Шул хактагы карарга район башлыгы Айдар Салахов кул куйды.Конкурста авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, юридик һәм физик затлар катнаша ала.Финанс һәм башка мөмкинлекләрне искә шалып конкурс балалар бакчалары, мәктәпләр һәм уку йортлары,шәһәр предприятияләре һәм эшмәкәрләр, күп катлы һәм шәхси йортлар номинацияләрендә үткәреләчәк.Аның йомгаклары 24 декабрьдә билгеле булачак.Конкурска катнашучыларга бәя биргәндә жюри әгъзалары бина бизәлешнең сәнгати югарылыгына түгел, кардан, боздан төрле фигуралар ясауга һәм тулы комплексны тәкъдим иткәндә инновацион якын килү исәпкә алыначак.
Үзегезнең йортыгызны, эш урыныгызны башкаларга караганда матур һәм гадәттән тыш бизәдек дип саныйсыз икән, ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалына хәбәр итегез.Сезнең хакта бар җиһан беләчәк! Конкурста катнашучыларга уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев