Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшь талантлар конкурсы –“Синяя птица” үтте

26 ноябрьдә Минзәлә шәһәренең мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында “Синяя птица” балалар иҗат конкурсы узды.

(Флүрә Мусина, “Минхзәлә-информ”)

Һәр бала үзенчә сәләтле. Әмма кече яшьтән үк музыкаль яктан үтә сәләтле булуы, ритм хисе, сыгылмалылыгы, хәрәкәтләренең төгәллеге белән тирә-юньдәгеләрне таң калдыра торган балалар да бар.

“Синяя птица” район конкурсы нәкъ менә шундый балаларны җыйды. Район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган конкурс онлайн форматта 10 нчы санлы "Чишмә" балалар бакчасында үткәрелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева җитәкчелегендәге дүрт кешелек жюри иң яхшы вокалчыларны, биючеләрне һәм конферансьеларны бәяләде. Яшь талантлар матур номерлар белән сөендерделәр. Чыгыш алдыннан зур әзерлек эшләре башкарылды. Конкурста катнашучылар яхшылардан яхшы булу өчен костюмнар тектеләр, көн саен педагоглар белән үз номерларын кабатладылар.

Конкурста җиңүчеләр түбәндәгеләр:

гран-прига “Кояшкай” Коноваловка балалар бакчасыннан Рәдиф Шакирьянов лаек булды.

Хореография буенча: беренче урын –5 нче “Таңкай, икенче урын – 7 нче “Каенкай”,  өченче урын – 8 нче “Кояшкай”, 10 нчы “Чишмә” балалар бакчалары;

Вокал буенча беренче урынга 10 нчы “Чишмә” балалар бакчасының “Родничок” ансамбле, соло буенча  3 нче “Балачак” балалар бакчасы лаек булды.

Конферанс буенча беренче урынны “Каенкай” Хуҗәмәт һәм 3 нче “Балачак” балалар бакчалары яулады.

Конкурста призлы урыннарны алган балалар бакчалары район мәгариф бүлегенең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев