Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшәүче Оркыя Минһаҗевага 100 яшь тулды

Тыл ветераны, 100 яшен тутырган Оркыя апа Минһаҗева тормыштан тәм табып, балалары ихтирамын тоеп Минзәлә шәһәрендә гомер кичерә.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева юбилярның өенә барып, аны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады, бүләк бирде. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырды.

Бүгенге көндә Оркыя апа үз йортында уллары тәрбиясендә гомер кичерә. Тумышы белән ул элеккеге Калинин, хәзерге Актаныш районына Пучы авылыннан. 1960 елда тормыш иптәше, балалары белән бергә Минзәләгә күченеп киләләр.

Озын гомерлелекнең сере – актив тормыш рәвеше алып бару, режим буенча дөрес туклану ди, уллары әниләре хакында. Оркыя апа бүген дә үз акылында, хәтере яхшы, тормыш-көнкүреш вакыйгалары, ил яңалыклары белән даими кызыксына.

Тормыш иптәше Барый белән алар биш ул тәрбияләп үстерәләр. Барый абый һәм ике улы инде күптән гүр ияләре. Юбилярның бүгенге көндә 5 оныгы, 6 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да ике балалары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев