Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшүче тыл ветераны Нуриҗамал Бариеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Нуриҗамал Бариева. Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикееваны һәм ТОС җитәкчесе Гөлфия Хәлимованы үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды Нуриҗамал апа. -Күңелем һич...

90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Нуриҗамал Бариева.

Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикееваны һәм ТОС җитәкчесе Гөлфия Хәлимованы үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды Нуриҗамал апа.

-Күңелем һич ышанмый әле 90 яшем тулуга, - дип шаяртып та алды ветеран.

-Хөрмәтле Нуриҗамал Асылгәрәевна, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева тыл ветеранына РФ Президентының шәхси котлавын, район башлыгы Айдар Салаховтан истәлекле бүләк тапшырганда.

-Шатлыкларга төренеп, муллыкта гомер кичерергә язсын, - дип ТОС№1 җитәкчесе Гөлфия Хәлимова да юбилярга матур теләкләрен җиткерде.

Сарман районының Карашай авылында туган ул. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килгән аңа. Сугыш чорында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1957 елда кияүгә чыгып, ире Габделхәй белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1975 елда Минзәләгә күченеп киләләр. Биредә хезмәт юлы урман хуҗалыгы белән бәйле. Хәзерге вакытта ветеран шәһәребезнең Мирная урамында улы Габдулланың гаиләсе белән яши, балалары һәм оныкларының тормышларына куанычы зур.

Гомер буена тырыш һәм намуслы хезмәт юлы үткән ветеран һаман хәрәкәттә әле. Кәҗә асрый, сарыклар тота.

-Үз кулларың белән кәҗәне савып кереп, шул сөтне салып ясалган чәй эчү мизгелен бернигә алыштырмыйм, шуның кадәр рәхәтлек бу минем өчен, дип елмая әбиебез.

Үз территориясендәге өлкәннәрнең, ветераннарның тормышы белән хәбәрдар булып торган ТОС №1 җитәкчесе Гөлфия Хәлимова ветеранның озын гомерлелеге турында фикерен болай дип белдерде:

-Тынгысыз җан булгангадыр, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә ветераныбыз, шуңа күрә сәламәтлегенә дә зарланмый. Саулыгы ныклы булгач, күңеле һәрчак күтәренке. Күпләргә үрнәк итеп куям Нуриҗамал апаның яшәү рәвешен. Хезмәт тәрбияли, хезмәт чыныктыра кешене.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев