Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшьләр митингы узды

8 май көнне, традиция буенча, шәһәребезнең Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 

Тантананың төп геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары. Елдан-ел аларның сафлары азая. Бүгенге митингта ике ветеран – Михаил Тихонов һәм Ильяс Солтанов катнашты. 

Митингны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев ачты. Ул ветераннарны һәм митингта катнашучыларны бәйрәм белән тәбрик итте: 

–Һәрберебез өчен дә бу иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без Бөек Ватан сугышының героик һәм дәһшәтле вакыйгаларын искә алабыз. Бүген фашист илбасарларыннан безне саклаган, гомерләрен аямыйча сугышкан һәм җиңү яулаган, тылдагы хезмәтләре белән фронтавикларга зур ярдәм күрсәткән һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез. Һәркайсы алдында баш иябез. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телим. 

Минзәлә комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Илшат Каюмов совет солдатларының һәм тыл хезмәтчәннәренең хезмәтләрен искә алып үтте: 

–Илебезне фашистлардан саклау өчен миллионлаган ватандашларыбыз үз гомерләрен биргән. Әби-бабайларыбызның бу батырлыклары үз туган илләрен ничек яратуларын күрсәтеп тора. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Үткәнен онытканның киләчәге юк диләр. Геройларыбызга мәңгелек дан! 

Шулай ук ветеран Михаил Тихонов та яшьләр алдында чыгыш ясап, үзенең яшь чагын хәзерге буын белән чагыштырды. Бүгенге көндә яхшы тормышта яшәвебезне ассызыклады, кадерен белергә чакырды. 

Митингта катнашучылар вафат булган фронтавикларны бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев