Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә язгы чакырылыш дәвам итә

Минзәлә районыннан язгы чакырылышта 32 егет армия сафларына китәргә әзер, шуларның 10 сы С категорияле машина йөртү таныклыгына ия. Йөк машиналары йөртү категориясенә егетләр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Чистай автомәктәпләрендә укып имтихан тапшыралар. Булачак солдатларның күбесе урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар. Чакырылучыларның күпчелеге коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Армиягә алынасы һәр граждан чакырылыш комиссиясенә чакырыла. Комиссия әгъзалары булачак солдатның сәламәтлек торышын, гаилә хәлен, кайда нинди һөнәр үзләштерүен, автомобиль йөртүгә нинди таныклары булуы, кайда хезмәт итәргә теләве белән кызыксына. Шунысы куанычлы, егетләр армия сафларына теләп китәләр.
Шул ук вакытта гражданнарны армиягә алу буенча проблемлар да юк түгел. Видеоконференция режимында узган киңәшмдә ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин республиканың җыелу пунктына армиягә китәргә дип килгән егетләрнең кире кайтарылып җибәрелү очраклары бик күп булуын ассызыклады. Кире кайтуның күп очрагы егетләрнең сәламәтлекләренә бәйле. Әйтик, язгы чакырылышта Татарстан буенча өч меңнән артык егет армиягә алынырга тиеш. 10 июньгә булган мәгълүматлар буенча, 1316 граждан армиягә чакырылган, шуларның 92 се төрле сәбәпләр аркасында республика җыелу пуктыннан кире кайтарылган. Кире кайтучыларның 15 е – С категорияле машина йөртүчеләр булуы да “зур минус” булып тора.
Кызганычка каршы, армиягә дип озатылган егетләрнең җыелу пунктыннан кире кайтуның ике очрагы Минзәлә районына туры килә.
Район чакырылыш комиссиясе утырышында Минзәлә комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Илшат Каюмов доклад белән чыгыш ясады:
–Районда язгы чакырылыш дәвам итә. Чираттагы хезмәткә озату көне 18 июньгә планлаштырылган. 7 граждан контракт буенча хезмәт итәргә китте, тагын шуның хәтле үк теләк белдерүче егетләр бар. 12 кеше укуларын хәрби училищеларда дәвам итәргә тели, кайсы уку йортына укырга керәсен алар үзләре сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X