Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде

Минзәлә районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирүдә катнаштылар.

Үзбәкстан гражданнарына моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Сайлау комиссиясе Минзәлә шәһәренең “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге бинасында эшләде. Шушы ук бинада ТР халыклар ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге дә урнашкан.
Тавыш бирергә хокукы булган гражданнарның бер өлеше шәһәрдә булса, күпчелек өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермер хуҗалыкларында (Яңа Мәлкән, Урыс, Әтрәкле, Югары Тәкермән, Матвеевка, Бикбау авыл җирлекләрендә) хезмәт куялар. Аларны сайлау участогына алып килү оештырылган иде.
Фариддин Насриев, Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы:
– Быел Үзбәкстан республикасында 22 декабрьдә парламентка сайлаулар уза. Республика парламентына соңгы сайлаулар 2014 елда булган иде. Ул вакытта илчелектә исәптә торган гражданнар гына тавыш бирүдә катнаша алды. Быел илебез киләчәгенә битараф булмаган һәр Үзбәкстан гражданы тавыш бирергә килә ала. Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы каршында 52 нче сайлау участогы эшли. 12 декабрьдә Үзбәкстан Республикасы парламенты составы өчен вакытыннан алда тавыш бирү башланды, ул 18енә кадәр дәвам итәчәк. Гражданнанр иртәнге 8 дән кичке 8 сәгатькә килеп шунда тавыш бирә алалар. Әмма Казанга килү өчен һәркемнең мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Шуны күздә тотып, күчмә сайлау комиссиясе эше оештырылды. Бүген Минзәләгә килдек. Үзбәкстаннан килеп Минзәлә районында вакытлыча яки даими яшәүче, эшләүче гражданнарга да мондый мөмкинлек тудырылды. Алар актив төстә үзләренең тавышларын бирделәр.
Ирина Михайлова,
“Веста” күпфункцияле үзәк директоры, ТР халыклар ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе:
–Бүген безнең бинада иртәдән җанлылык, чөнки халыклар дуслыгының бер үрнәге булган Минзәләдә яшәүче Үзбәкстан гражданнарының Үзбәкстан Республикасы парламенты составы өчен сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү көне. Казаннан шушы республиканың Генераль консулы һәм әлеге консуллыкның вәкилләре килде. Телевидение журналистлары да килгән иде. Безгә шушы Үзбәкстан гражданнары белән аралашу мөмкинлеге туды. Тавыш бирү бик активлык белән үтте.
Журабек Бобожнов, Хамида Адамова:
–Без үзебезнең һәм Татарстан җитәкчелегенә мондый мөмкинлек тудырганнары өчен бик рәхмәтле.
Сан
Минзәләдә сайлау хокукына ия булган 42 Үзбәкстан гражданы яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев