Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге иң зур ишек алды территориясе октябрь ае башында тантана белән ачылачак

Татарстан Президенты инициативасы белән, күп катлы йортлар йортлар территорияләрен төзекләндерү максатында эшли башлаган "Безнең ишек" Программасы быел Минзәләдә киң колачлы алып барыла.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Изыскательләр бистәсендәге дистәдән артык күп катлы йортлар территорияләре комплекслы итеп төзекләндерелә.Биредә төзүчеләр генә түгел, Идарәче кампания коллективы да, шәһәр башлагы Роза Салдаева җитәкчелегендәге өмәдә катнашучылар күп көч куя.Биредә яшәүчеләр әлегә теләкләр җиткерү ягыннан гына активлык , хәтта түземсезлек белдереп, күрсәтәләр.Бар эшне дә берьюлы һәм тиз итеп башкарып булмый бит.Әлеге территориядә район башлыгы белән сөйләшергә чыккан кешеләргә Айдар Салахов шулай дип аңлатты да.Чыннан да матурлык һәм уңайлылык биредә яшәүчеләр өчен.Үз кулың кергән хезмәткә саграк карыйсың бит ул.
Роза Салдаева әйткәнчә, бу территориягә тиздән алмагач һәм башка төрле агачлар утыртылачак. Язын чәчәк утыртканда да биредә яшәүчеләр, балконнан карап утырмыйча, матурлык тудыруга үз өлешләрен кертерләр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев