Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләле Элина Аблакова сайлауда беренче тапкыр тавыш бирде

Өч көн дәвамында узучы сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр дә бар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
КФУ студенты Элина Аблакова үз тавышын 1976 нчы сайлау участогында бирде. Студент әйтүенчә, әлеге сайлауларда катнашырга аны берәү дә үгетләмәгән, бирегә үз теләге белән килгән.
Элина Аблакова:
–Сайлауларда тавыш бирү – илебездәге һәр гражданинның бурычы дип уйлым мин. Без үз фикеребезне белдерергә, үз позициябезне билгеләргә тиеш. Бигрәк тә бу яшьләргә кагыла, чөнки киләчәк яшьләр кулында. Нәкъ менә без, яшьләр, нинди илдә яшәячәгебезне, укыячагыбызны, нәрсә белән шөгыльләнәчәгебезне хәл итәбез.
Сайлау комиссиясе беренче тапкыр сайлауга килүчегә символик бүләк буларак Россия Федерациясе Конституциясен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев