Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр чәйне шикәрсез эчә башлармы?

Әле узган елның декабрь айларында гына шикәр комының бер килограммы Минзәләнең кайбер супермаркет, кибетләрендә 42-46 сум булса (бер супермаркетта акция белән хәтта 32 сумга да саттылар), бүген, ягъни 8 гыйнвар көненә әлеге продуктның уртача бәясе 60 сумга җиткән. Бер кибеттә хәтта 68 сумга да очрады(!). Шикәр комы салмый гына ясалган...

Әле узган елның декабрь айларында гына шикәр комының бер килограммы Минзәләнең кайбер супермаркет, кибетләрендә 42-46 сум булса (бер супермаркетта акция белән хәтта 32 сумга да саттылар), бүген, ягъни 8 гыйнвар көненә әлеге продуктның уртача бәясе 60 сумга җиткән. Бер кибеттә хәтта 68 сумга да очрады(!). Шикәр комы салмый гына ясалган чәебезне дә очсыз дип әйтеп булмый. Яңа елга чаклы ук кыйммәтләнә башлаган чәйләр артуын дәвам итә. Мисал өчен, уртача 65 сум булган "Чемпион" чәен хәзер 83, 99 сумлык ценниклар белән очратырга була. Иң очсыз дип саналган 25 сумлык "МК" чәе дә 40 сум тирәсе тора.


Карабодай ярмасы үз финишина барып җиткән ахрысы: бу ярмада бәя арту да, кимү дә күренми кебек - уртача 60 сум килосы. "Түгәрәк" дип йөртелүче дөге ярмасының да бер килосы 50 сумнан артып бара. Әле кайчан гына бер чиләген уртача 50 сумга ала торган "Махеев" майонезын да бүген 68 сумнан башлап 80 сумга хәтле табарга була. Тагын шунысы гаҗәп: күбрәк кибетләргә кергән саен бер үк товарга бәяләрнең дә төрлечә куелуын күрәсең. Сәүдәгәрләр моны "иске бәя", "яңа бәя" дип аңлаталар. "Бүген заявка җибәрдек, кайбер товарлар тагын артып кайтачак" дип үзләре дә уфтанып куялар.


Икмәк-булка һәм сөт продуктларына әлегә бәяләр артмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев