Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр җиңүләре белән куандыралар

Минзәлә районы гаиләсе Республика бәйрәменең зона этабында җиңү яулады.

Татарстан АССРның 100 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Тарихта без эзлебез»исемле шәҗәрә бәйрәме проектын башлап җибәрде. Проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе хуплады. Яр Чаллыда узган зур күләмле чараның зона этабында Татар Мөшегесе авылыннан Рания Камалова һәм Илфак Гыйльфанов гаиләсе җиңүче булды.

Конкурс берничә этаптан торды: милли өстәл ризыгы, милли кием, гаилә белән таныштыру (нәсел традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү), кызыклы концерт номерлары, акробатик күнегүләр, биюләр, җырлар һәм хәтта бубенда уйнау белән чыгыш ясап, гаиләнең яшь вәкилләре актив рәвештә үз талантларын күрсәттеләр.  Тату гаилә генә түгел бит әле, ә «Гаилә» фольклор ансамблен оештыручылар алар – Камаловлар-Гыйльфановлар! Моның өчен нинди сәләтле, дәртле һәм уңган булырга кирәк бит, ә!

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә районының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе:

- Камаловлар-Гыйльфановлар гаиләсе - районыбыз горурлыгы! Алар Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнары һәм Яр Чаллы шәһәре арасында җиңүче булдылар. Тиздән бу матур гаиләне Казанга, бәйгенең икенче этабына бару көтә. Раниягә, Илфакка һәм балаларына бары тик җиңү генә телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X