Минзәләлеләр Изге Болгар җыенына 2 автобус белән бардылар
Тарихи масштабтагы тантананы үз күзләре белән күрергә барган райондашлар саны узган еллардагылар белән чагыштырганда бермә-бер күбрәк булды.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Изге Болгар җыены быел халкыбыз тарихындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе - Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Тарихи вакыйганың масштабына туры килеп оештырлыган тантананы үз күзләре белән күрергә Минзәлә районыннан рекордлы санлы делегация барды – барлыгы 82 кеше. Ветераннар советы, инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятенә дә 20 кешелек квота бирелгән иде.
Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 еллык уңаеннан чарага 80 ннән артык кеше баруы – районыбыз өчен зур күрсәткеч. 2 автобус биреп, әлеге чараны үз күзләре белән күрергә теләгән райондашлар өчен Болгар җиренә барырга мөмкинлек тудырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсебез килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев