Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр Әскать хәзрәт Габдуллин белән саубуллаштылар

Җеназа мәрхүмнең туган авылы Тукай районы Таулар авылында укылды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәләлеләр кичә кинәт вафат булган Әскать хаҗи Габдуллинны соңгы юлга озаттылар. Шәһәрдәшләребез аның белән Минзәләдәге торган өендә саубуллашкач,  мәрхүмне васыяте нигезендә туган авылы Тукай районы Таулар авылы зиратында, әти-әнисе һәм хатыны кабере янында җирләделәр. Җеназада районыбызның мөселманнары, күренекле (спорт, театр һ.б) вәкилләре катнашты. Кабер казуга үз өлешен Минзәлә шәһәренең “Юность” боз сарае хезмәткәрләре дә кертте.

Наил Хисамбиев, Минзәлә районы башлыгы урынбасары:

- Әскать хәзрәт барыбыз өчен дә билгеле, күренекле  шәхес иде. Йолаларны җиренә җиткереп үтәде, райондашларыбыз, шул исәптән яшь буын арасында да тәрбия эшен алып барды.

Рәмзил хәзрәт Садыков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

- Әскать хәзрәт мәхәлләбезнең терәге булды. Мөхтәсибәт өчен бу бик зур югалту. Урыны җәннәттә булсын. Аның турында якты хатирәләр һәрвакыт йөрәгебездә яшәр.

Җәүдәт хәзрәт Харрас, Тукай районы имам-мөхтәсибе:

- Минзәләдә эшләгән елларымнан Әскать хәзрәтбик тырыш, сүзендә торучан, яхшы күңелле буларак истә калды. Минзәлә шәһәрендә халык арасында аңлату эшен алып баруга, иман нурын таратуга үзеннән зур өлеш кертте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев