Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр үзләре җитештергәнне саталар

Россия Хөкүмәтенең безгә карата санкцияләр игълан иткән Көнбатышка җавабы катгый булды. Президент Владимир Путинның Указы нигезендә, моннан соң Европа Союзына караган илләрдә, Австралия, Канада,Америка Кушма Штатларында һәм Норвегиядә җитештерелгән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш Россиягә кертелмәячәк. Әлеге мәсьәлә буенча шәһәребезнең супермаркетларында һәм универсамнарында булдык "Магнит" кибетләр челтәренә яшелчәләр Яшел...

Россия Хөкүмәтенең безгә карата санкцияләр игълан иткән Көнбатышка җавабы катгый булды. Президент Владимир Путинның Указы нигезендә, моннан соң Европа Союзына караган илләрдә, Австралия, Канада,Америка Кушма Штатларында һәм Норвегиядә җитештерелгән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш Россиягә кертелмәячәк.

Әлеге мәсьәлә буенча шәһәребезнең супермаркетларында һәм универсамнарында булдык "Магнит" кибетләр челтәренә яшелчәләр Яшел Үзәннән китерелә, моңа чаклы бәрәңге Египеттан, кәбестә Самарадан кайтарылган. "Тәмле" супермакетында яшелчәләр Чаллы базасыннан Россиядә җитештерелгәне сатыла. "Пятерочка" универсамында яшелчәләрне шулай ук Чаллы базасыннан алып киләләр. Быел гына ачылган "Сезон" кибетендә помидорлар күрше Актаныш районыннан, карбыз Самара өлкәсеннән, борыч белән кавын Үзбәкстаннан, нектарин Испаниянеке, фисташка Америкадан , сарымсак Кытайдан кайтарылганы белән сәүдә итәләр. "Чаллы икмәге" кибетләрендә нигездә Татарстанда җитештергән продукция белән сату итәргә тырышалар. Анда безнең республикада һәм районыбызда җитештергән бәрәңге, кишер сатыла.Шәһәребез һәм авылларыбыз кибетләрендә безнең җирлектә һәм республикабызда җитештерелгән кыярлар сатыла.Әлегә бер елга кабул ителгән чикләүләрне халык ничек кабул итте?. Шушы сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Нәсим Дәүләтов(КФХ җитәкчесе):

-Мин үзебезнең КФХ җитештергән продукцияне "Чаллы икмәге" кибетләр челтәрендә сату өчен бер елга килешү төзедем. Калган продукцияне районыбызның мәктәпләренә ,балалар бакчаларына, хастаханәгә озатачакмын. Безнең КФХ быел бәрәңге, кишер, шалкан үстерде.Республикабызның азык-төлек ризыкларын җитештерү күәте көчле. Шуңа күрә дә бу яңалыкны яхшы кабул иттем. Аграрийлар халыкны ит, сөт,бәрәңге, кәбестә, кишер продукциясе белән тулысынча тәэмин итә алачак.Алманы яңа елдан соң Липецкийдан һәм башка җиләк-җимешләрне бүтән җирләрдән кайтарырга була. Балыкка килгәндә үзебезнең Татарстанда да балык җитә, җитмәсә Ерак Көнчыгыштан кайтарырга була.Эшмәкәрләргә дә яңа мөмкинлекләр ачыла. Әгәр чит ил икътисадчылары бүгеннән үк сәүдәләренең зыянын исәпләсә, бездә, киресенчә,булдыклы фермерларны өстәмә табыш көтәр дип уйлыйм.

Язманың тулы вариантын "Минзәлә" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев