Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләргә җәяү йөрергәме

    Шәһәребез елдан-ел үсә бара, аның төньяк өлешендә, бигрәк тә Садак бистәсендә, бик күп йортлар калкып чыкты. Шушы тирәдә берәм-берәм кибетләр, балалар бакчасы кебек социаль объектлар да төзелә башлады. Әмма шушы тирәдә яшәүчеләр өчен дә, шәһәрнең башка якларыннан килеп эшләүчеләр өчен дә бер проблема килеп туды: ул транспорт мәсьәләсе. Дөрес, шәһәребездә...

    Шәһәребез елдан-ел үсә бара, аның төньяк өлешендә, бигрәк тә Садак бистәсендә, бик күп йортлар калкып чыкты. Шушы тирәдә берәм-берәм кибетләр, балалар бакчасы кебек социаль объектлар да төзелә башлады. Әмма шушы тирәдә яшәүчеләр өчен дә, шәһәрнең башка якларыннан килеп эшләүчеләр өчен дә бер проблема килеп туды: ул транспорт мәсьәләсе.

    Дөрес, шәһәребездә такси хезмәте киң таралган, статистикага күз салсак та эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең 1,7 проценты такси хезмәте күрсәтү белән мәшгуль. Әле бу рәсми чыганаклардан алынган мәгълүмат, чынлыкта ул моннан да күбрәк. Димәк, такси хезмәте күрсәтүчесе булгач, аннан файдаланучылары да аз түгел. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: үз машинаң булмагач, таксида күп йөрү кесәгә суга. Таксистларга мөрәҗәгать итмәс идең, җәяү ерак. Шәһәр эчендә йөрүче автобус маршрутына да ничә еллардан бирле бер үзгәреш тә керми: АТПдан кузгалалар да, шәһәрдәге үзәк урамнар аша Изыскательләр бистәсеннән урап кайталар. Шәһәрнең төнъяк-көнчыгыш һәм төньяк өлешендә яшәүчеләргә, шул якта эшләүчеләргә бу якта автобус йөрмәгәч бигрәк тә читен.

    Күптән түгел редакциягә дә шушы мәсьәлә буенча кечкенә баласын күтәреп яшь кенә бер әни килеп керде. Ул гаиләсе белән шәһәрнең көнбатыш өлешендә, Чаллы трактында яшәвен җиткерде, ә баласын "Чишмә" балалар бакчасына йөртә икән.

    -Әлеге бакчага якында гына автобус тукталышы юк. Элек Северный юлыннан автобус йөри иде, хәзер шәһәрнең бу почмагына автобуслар йөрми. Кыш көне бигрәк тә читен, - диде ул.

    Шушы маршрутны яңадан яңартып булмыймы соң? Күпләрне борчыган шушы мәсьәлә хакында АТП җитәкчесе Рамил Кәримовның фикерен белештек.

    -Безнең биредә автобус йөртү мөмкинлегебез бар. Әмма моның башка сәбәпләрен әйтеп үтәсе килә. Беренчедән, әлеге маршрут безнең предприятие өчен файда китермәде, алынган керем чыгымнарны капларлык булмады. Икенчедән, биредә регуляр йөрүче автобус маршрутын ачарга уйласак, моның өчен дәүләт автоинспекциясенең рөхсәте кирәк, чөнки юл куркынычсызлыгына кагылышлы таләпләр бар: тукталыш павильоннары урнаштырылырга, кисәтүче юл билгеләре куелырга тиеш, - диде ул.

    Шулай да өметсезлеккә бирелергә ашыкмыйк әле, чөнки бу мәсьәлә буенча шәһәр җитәкчелеге дә үз фикерен әйтер дип өметләнәбез. Садак бистәсендә яңа балалар бакчасы төзелеп беткәч, бу проблема аеруча кискенләшәчәк.

    Сан

    Шәһәрдә 16 тукталыш павильоны бар, пассажирларга 3 автобус хезмәт күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: