Минзәләлеләрнең экология өлкәсендәге ялынычлары

ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары–әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТРның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, шулай ук әлеге министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов Минзәлә районы гражданнарын кабул иттеләр. Гражданнарны кабул итүдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район прокуроры Феликс Хафизов катнашында үтте.
Шунысын әйтергә кирәк, минзәләлеләрнең экология өлкәсендәге киңәш-табыш итәсе гозерләре аз түгел иде. Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизянов Рус Мөшеге авыл янындагы “Шифа” чишмәсенә район халкы гына түгел, тирә-як районнардан да күп йөриләр, дип аның бүгенге торышы турында сөйләде. Чишмәгә йөрүчеләр күп, хәзер аны төзекләндерү таләп ителә, проекты да бар, саллы средстволар таләп ителә, дип экология буенча проблеманы кузгатты.
“Минзәлә районы Коммуналь челтәрләр”АҖ директоры Расим Габдрахманов шәһәрнең Элеватор һәм Садак микрорайоннарындагы, шулай ук шәһәрнең иске өлешендәге канализация һәм суүткәргеч челтәрләрен киңәйтү зарурлыгы турында глобаль проблема торуын аңлатты, шушы мәсьәлә буенча экологларның ярдәм итүен сорады.
Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова Коноваловка авылында чистарту корылмасы төзелеше буенча алларында колачлы эш торуын, аны башкарып чыгуда ярдәм таләп ителүен сөйләде.
Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев экологларга зур габаритлы һәм төзелеш чүп-чарын ташуга бәйле мәсьәләнең район һәм шәһәр җитәкчелеген генә түгел, барлык минзәләлеләрне борчыган иң кискен мәсьәлә булуы турында сөйләде. Ул шулай ук Бикбау авыл җирлегендә Ык елгасы буенда балыклар үрчетү һәм төзелеш өчен елга буендагы территорияне арендага алуга бәйле мәсьәләне күтәрде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров район хаҗәтләре өчен грунт, ком алу өчен карьер рәсмиләштерүдә экологларның теләктәшлек күрсәтүләрен сорады. Менә шушы мәсьәләләр буенча гозерләрен җиткерде минзәләлеләр экологларга. Очрашу эшлекле шартларда үтте, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе дә игътибардан читтә калмаячагы әйтелде, аңлатмалар, киңәшләр бирелде, кайберләре буенча тиешле министрлыкларга хат әзерләргә кушылды.
-
6 декабрь 2019 - 15:58Иң зур бүләк - Заһриевлар гаиләсенә Район газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләк уйнатуда иң зур бүләкләрнең берсен - инструментлар саклау өчен тартманы шәһәребез гимназиясендә укытучылар булып эшләүче Ленар һәм Гөлнара Заһриевлар гаиләсе отты.7500
-
5 декабрь 2019 - 16:03Минзәлә педагогика көллиятендә ришвәтчелеккә каршы фәнни-гамәли конференция үткәрелде Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан үткәрелгән чарада районның урта уку йортлары һәм мәктәп укучылары катнашты.4900
-
5 декабрь 2019 - 12:19"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 6 декабрьдә чыгасы санына күзәтү Узган атнада Минзәлә районында ниләр булды?5400
-
30 ноябрь 2019 - 20:39Кадрәк ансамбле үзен танытып кайтты Кадрәк авылының "Туганайлар" керәшен ансамбле Менделевск шәһәрендә үткән төбәкара фестивальдә икенче урынны алып кайтты.26300
-
29 ноябрь 2019 - 14:56Татарстан Флагы турында беләбезме? Бүген Татарстан Респубуликасының Дәүләт Флагы көне, ләбаса. Ә сез Дәүләт Флагы турында нәрсәләр беләсез? Дәүләт Флагының төсләре нәрсәне аңлата? Минзәләлеләрдән без шушы хакта сораштыру үткәрдек.9800
-
28 ноябрь 2019 - 13:50"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 ноябрьдә чыгасы санына күзәтү Узган атнада Минзәләдә нәрсәләр булды?14100
-
27 ноябрь 2019 - 14:33Инвестор пенсионерлар игътибарына Минзәлә районында клиентлар хезмәте иминиятчене алмаштыру турында гариза бирү вакыты үзгәрүен хәбәр итә.12200
-
27 ноябрь 2019 - 11:36Газетаны яратып укый Шәһәребездә яшәүче Римма Садриева газетабызның тугры дусты16000
-
26 ноябрь 2019 - 13:04Октябрьская урамында шугалак булырмы? Социаль челтәрләрдә "берәрсе белмиме икән, быел иске зират янында шугалак булырмы?", дигән сорау калдырганнар иде.12200
-
25 ноябрь 2019 - 13:19Бүген ТНВ-Планета каналында Минзәлә районын күрсәтәчәкләр Сюжет Тауасты Байлар авылына багышлана.29100
-
22 ноябрь 2019 - 14:59"Умырзая" реабилитация үзәгендә Әниләр көне “Дөньяда иң кадерле...” дигән исем астында “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан кичә үтте.30300
-
22 ноябрь 2019 - 14:05Роза Гыйльметдинова: "Район газетасын яратып укыйбыз" 2020 елның беренче ярты еллыгына почта һәм "Кырык тартма" аша язылучылар арасында бүләк уйнатуда җиңүчеләр үз бүләкләре артыннан килә башладылар.16000
-
22 ноябрь 2019 - 11:48Снюс дигән афәт Минзәләгә дә яныймы? Әле берникадәр вакыт элек кенә бу сүзне гел ишетмәгән булсак та, шушы арада “снюс” хакында килеп чыккан шау-шу беркемне дә урап узмагандыр.24200
-
13 ноябрь 2019 - 13:05Юбилейный спорт мәктәбе бассейны кайчан ачылыр микән?
-
5 ноябрь 2019 - 10:12Түбән Тәкермәндә Вәлиевлар гаиләсе гөрләтеп каз өмәсе уздырды
-
7 декабрь 2019 - 17:50Үз шәһәреңнең патриоты икәнсең...8 декабрьдә, якшәмбе, Минзәләдә үзара салымга кагылышлы референдум уза. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшли.1600
-
7 декабрь 2019 - 12:24Бәйрәм күтәренкелеге тудырыйкҺәммәбезнең яратып һәм көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Шәһәребездә һәм авылларда бәйрәм атмосферасы һәм Яңа ел кәефе булдыру өчен һәрбер предприятие, оешма, учреждение үзенең бар көчен куярга тиеш.3000
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.16200
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.26700
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.32400
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-917221006436100
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.62200
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.62200
-
11 июль 2018 - 08:23Минзәлә районы, Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 180 сум71900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ (Мензеля)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика