Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләрне "Хәтер юлы" акциясендә катнашырга чакыралар

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасы булдырылачак.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Әби – бабайлар турында хатирәләрне мәңгеләштерү өчен тагын бер менә дигән мөмкинлек барлыкка килде: Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматны  “Хәтер юлы" музей комплексы өчен бердәм мәгълүмат базасына кертү. 

Лариса Карамова, Минзәлә туган якны өйрәнү музее директоры:

- Бары тик сезнең, сугыш кырларында ятып калганнарның балалары, оныклары ярдәме белән генә без алар турында мәгълүматны саклап кала алабыз.  Сезнең әби-бабаоларыгыз онытылырга тиеш түгел һәм бу сезнең кулыгызда. Әлеге акциядә катнашу өчен, Сезгә «Туган як музее» МБМУ базасында оештырылган корпунктка(Минзәлә шәһәре, Карл Маркс ур., 46 йорт, (балалар иҗат йорты, 2 кат) телефон-факс 8 (855531203) почта muzey91@mail.ru) алып килергә кирәк. анда фәнни хезмәткәрләр хатларны, фоторәсемнәрне, истәлекләрне сканерлаштырачак.  Барлык шәхси әйберләр дә сезгә кире кайтарылачак. Базага мәгълүмат электрон рәвештә урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X