Минзәләнең 3 нче мәктәбе укытучысына ТР Президенты Рәхмәте белдерелде
Нина Михайловна Жильцова-38 ел педагогик стажы булган югары квалификацияле укытучы.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов," Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Жильцовага ТР Президентының Рәхмәте белдерелде. Әлеге карар "Республика Татарстан" да чыкты.
Оксана Гобәйдуллина, Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе директоры:
- Нина Михайловна кебек укытучылар турында ул зур хәрефтән педагог, диләр. Ул әзерләгән укучылар ел саен БДИ һәм ГДИ буенча югары баллар алалар, рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Барлык педагогик коллектив, ата-аналар һәм, әлбәттә, укучылар исеменнән (сүз уңаеннан, алар аны бик яраталар) аны бу уңышы белән котлыйбыз.
Фото 3 нче мәктәп архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев