Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең авыл эшчәннәре киләсе ел уңышына нигез салалар

Әле кайчан гына игеннәрне урып-җыясы бар дип тора идек, хәзер инде басулар бушап калды: игенчелектә авыл эшчәннәре өчен көн кадагында торган төп мәсьәләләр - сыйфатлы чәчүлек орлыкны саклагычларга урнаштыру, кукуруз уру һәм туфракны төп эшкәртү. Авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуга ирешү күп төрле факторларга бәйле, шуларның берсе - туфракны...

Әле кайчан гына игеннәрне урып-җыясы бар дип тора идек, хәзер инде басулар бушап калды: игенчелектә авыл эшчәннәре өчен көн кадагында торган төп мәсьәләләр - сыйфатлы чәчүлек орлыкны саклагычларга урнаштыру, кукуруз уру һәм туфракны төп эшкәртү.

Авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуга ирешү күп төрле факторларга бәйле, шуларның берсе - туфракны төп эшкәртү. Аның әһәмияте турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев болай ди:

-Туфракны эшкәртү системасы энергия һәм ресурларны сак тоту, туфракның уңдырышлылык режимын көйләү, тыгызлыгын һәм аның структур торышын, шулай ук санитар халәтен оптимальләштерү, андагы су режимы һәм балансы белән идарә итү, чәчү һәм орлыкларның максималь тишелеп чыгуы өчен оптималь шартлар тудыру кебек бурычларны хәл итәргә тиеш.

Хәзерге вакытта район басуларында җир эшкәртүдә 53 агрегат эшли, алар көче белән көн саен 1100 - 1200 гектар җир эшкәртелә.

-Югыйсә, хуҗалыкларда һәркөнне 2000 гектар җир эшкәртерлек потенциал бар. Техниканың ватылгалап алуы, ягулык белән өзеклекләр булуы эштә комачаулык тудыра, һәрбер хуҗалыкта эшне ике сменада оештыруга ирешү дә темпны арттырырга этәргеч бирер иде. Җир эшкәртүдә "Николаевка" ("Мензелинские зори" агрофирмасы), "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыклары үрнәк булып тора, - диде хуҗалыклар эшчәнлеге турында сөйләгәндә Нурлыгаян Мулламөхәмитович.

"Заиковский" хуҗалыгы елның-елында 25-30 процент җирләрен сабан белән сөрә. Быел биредә барлык җирләрнең 55 проценттан артыгы сабан белән сөрелде, җирләрне төп эшкәртүне хуҗалык узган атнада ук тәмамлады. Биредә быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 28,4 центнер уңыш алынды.

Барлык хуҗалыклар өчен дә төп максат - туфракны төрле тирәнлектә эшкәртү. Киләсе елны чәчеләсе борчак, рапс, кукуруз басулары өчен туфракны тирәннән эшкәртүне кулланырга кирәк. Нинди культуралар чәчелүгә карамастан, һәр басу 3-4 ел саен тирәннән эшкәртелергә тиеш. Болай эшләгәндә туфракның аскы катламы да йомшартыла, димәк, коры һәм кызу һава шартларында да югары уңышка исәп тотып була, ди Нурлыгаян Мулламөхәмитович. Моның өчен туфракны тирәннән эшкәртелә торган төрле алымнар кулланыла. Хәзерге вакытта безнең республикада «Себер терәге» («Сибирская стойка») кулланыла башлады. Шушы көннәрдә районыбызның "Сөт иле" филиалы хуҗалыкларына да шушы "терәкләр" кайтарылачак. Әлеге "терәк"нең өстенлекле яклары нидә соң?

-Аның агротехник һәм техник яктан өстенлекле яклары шунда, ул туфракны эре кисәкләр калдырмыйча йомшартып, 26 см тирәнлеккә кадәр эшкәртә, моннан тыш туфракны калаклы сабан белән эшкәртүгә караганда ягулык чыгымнары 1,5-2 тапкыр кимрәк сарыф ителә. Туфракны гадәти юл белән эшкәрткәндә 1 гектарга уртача 18 литр ягулык сарыф ителсә, "себер терәге" белән эшкәрткәндә -10 литр.

Сан

Районда 85 мең гектарга якын сөрүлек җирләре бар, шуның 19221 гектарында уҗым культуралары чәчелгән. 54377 гектарда туфракны төп эшкәртүне башкарырга кирәк, 30 сентябрьгә әлеге эш 38700 гектарда башкарылган, шул исәптән 5800 гектары тирәннән эшкәртелгән.

Безнең өстәмә

Беренче графа - хуҗалыклар исеме, икенче - туфракны төп эшкәртү планы (гектарларда), өченче - шуның үтәлеше (процентларда). Мәгълүматлар 30 сентябрьгә

Заиковский 1810 93

Әнәк а/ф 1922 86

Минзәлә 5050 20

Якты юл 2966 28

Мәлкән 2138 53

"Сөт иле"-" Минзәлә" 10154 29

Тәкермән 2411 48

Вахитов 2904 42

Куйбышев 1876 38

Байлар 1221 16

"Сөт иле"-"Чулман" 8412 39

Калинин 10308 27

Иркәнәш 466 32

Калморза 2615 68

Николаевка 7038 95

"Мензелинские зори" а/ф 20427 56

"Туган як" а/ф 3100 -

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X