Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең Карл Маркс тыкрыгында яшәүче юлның чистартылмавына зарланды

Кар явып үтү белән, юлсызлыктан интегүчеләр безгә килеп зарлана да башлады. Шулай бер мәлне газета укучыбыз Юрий Карл Маркс урамыннан үтеп барганда,ул безгә үзенең моң зарын җиткерде: -Без Карл Маркс урамы 108 йорт адресы тыкрыгында торабыз, урамыбызда 10 йорт бар. Мин үзем өченче төркем инвалид, бер кулым эшләми, узган ел...

Кар явып үтү белән, юлсызлыктан интегүчеләр безгә килеп зарлана да башлады.

Шулай бер мәлне газета укучыбыз Юрий Карл Маркс урамыннан үтеп барганда,ул безгә үзенең моң зарын җиткерде:

-Без Карл Маркс урамы 108 йорт адресы тыкрыгында торабыз, урамыбызда 10 йорт бар. Мин үзем өченче төркем инвалид, бер кулым эшләми, узган ел урам карларын чистарту өчен махсус кар эткеч сатып алдым һәм менә шушың ярдәмендә чистартам. Һәр йортта диярлек карт-коры,пенсионер, инвалид яши. Безнең тирәдә шәһәребезнең бер түрәсе яши, шул урамга кайбер чакта көнгә ике өч мәртәбә кереп урамны чистарталар, без яшәгән тыкрыкка нигәдер грейдер керми. Шулай ук безнең тирәдә яңа салынган коттедҗлар урамында читләтеп үтмиләр. Узган кыш кар күп булып яугач грейдерга акча түләп чистарттырган идем, быел урамдагы карны чистартучы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев