Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләр подъезд җыештырырга яратмый

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә “Минзәлә идарәче компания”, ТОС җитәкчеләре, “Татмедиа” АҖ журналистлары белән берлектә Минзәлә шәһәрендәге күпфатирлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерү вакытында кайбер подъездларга кергәч, шундый фикергә киләсең.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә информ”)
Чираттагы рейд вакытында Изыскательләр бистәсендәге 1/18 йортның 1 подъезды, 3/3 йортның 2 нче, 3 нче подъездлары, 3/4 йортның 4 подъезды, 3/5 йортның 2нче һәм 3 нче подъездларындагы чисталык һәм тәртипнең ни рәвешле саклануы тикшерелде.
Узган атналарда рейд вакытында төшерелгән видеоязманы үзебезнең инстаграмдагы аккаунт группасына урнаштыргач, әлеге язма астында Тукай урамы буенча урнашкан 62 нче йортның 3 нче подъездына да кереп чыгуыбызны сорап комментарий калдыраганнар иде. Чираттагы рейд вакытында әлеге йортның 2 нче һәм 3 нче подъездлары каралды.
Рейдттан күренгәнчә, ике катлы йортларда гадәттә чисталык хөкем сөрә, 1/18 нче йорт, 1 нче подъезда да чисталык күзгә күренеп тора. Ә менә биш катлы 3/3 , 3/4 йортларындагы подъездлар хакында алай дип әйтеп булмый. Без ишек звоногына баскач, подъездга безнең белән аралашырга чыккан шунда яшәүчеләр дежурлык графигы буенча монда беркемнең дә җыештырырга теләмәвен, кемдер үз теләге белән җыештырган очракта да урамнан исерекләр, яшьләр кереп утырып, аларның үзләреннән соң чүп калдыруларын, урам песиләренең җылыга кереп шушында йомышлап чыгып китүләрен әйттеләр. Әйе, боларның нәтиҗәсе әлеге подъездларга кергән кешенең күзенә иң беренче чалына. 4/3 нче йортның 4 нче подъездында торган иясез сондык чүп контейнерына әверелгән. “Идарәче компания” вәкилләре аны алып чыгып китәчәкләрен, ә йортта яшәүчеләргә 4 нче катта тәртип урнаштырырга, чистартырга кирәклеген әйттеләр.
Тукай урамы буенча урнашкан 62 нче йортның 2 нче подъездында чисталык хөкем сөрә, ә менә 3 нче подъездның икенче каты белән беренче каты арасында җир белән күк аермасы дияргә була. Беренче катта яшәүчеләр чиратлап дежур торганда икенче каттагылар бу эшне ничек оештырырга белмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев