Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете узды

Зур капиталь ремонттан соң Минзәлә Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете узды. Бу изге бәйрәмгә килгән кунаклар: муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, Роман атакай мөселманнарны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Капиталь ремонтны башкарып чыгучы шәхси эшмәкәр Фаил Сабиров үз чыгышында бу зур эштә ярдәм итүчеләргә...

Зур капиталь ремонттан соң Минзәлә Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете узды. Бу изге бәйрәмгә килгән кунаклар: муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, Роман атакай мөселманнарны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Капиталь ремонтны башкарып чыгучы шәхси эшмәкәр Фаил Сабиров үз чыгышында бу зур эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп болай диде: "Ниһаять, минем күп еллар күңелемдә йөрткән хыялым тормышка ашты, мин моңа бик шат. Бу гамәлем шәһәр халкына истәлек булсын, бергә-бергә тынычлыкта, куанычта яшәргә язсын", - диде.

Дөрестән дә, мәчет бинасы яңа тугандай булган - якты, идәннәре җылытылган, ә тәрәзәләреннән нур бөркелә. Халык та бу көнне гадәттәгедән күп җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X