Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең мөхтәрәм мөселманнары чираттагы ифтарны үткәрделәр

Шәһәребезнең ураза тоткан мөэмин-мөселманнары янәдән мәчеттәге күпсанлы тәмле сый-нигъмәтләр белән тулы өстәлләр артында ифтар мәҗлесенә җыелдылар.

Бүгенге мәҗлесне Минзәләдә, аеруча аның мөселман даирәсендә зур хөрмәткә ия Марат Исламов, Фәрит Баһаветдинов, Фәрит Хәмәтдиновлар (төп фотода Рәмзил хәзрәт белән сулдан уңга) оештырдылар.

Әлеге ифтар мәҗлесенә күпсанлы кунаклар җыелды. Бик яхшы итеп әзерләнгән, барлык төрле нигъмәтләргә дә бай булган мул өстәл һәркемнең күңеленә хуш килде.

- Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен үткәрдек шушы мәҗлесне, кабуллардан кылсын, - дип билгеләп үтәләр ифтарны оештыручылар. - Әйтәсе килгән сүзебез шул, мөмкинлеге булган һәркем уразага керсен, мәчеткә йөрсен. Бергәләшеп шулай җыелышып, ифтар мәҗлесләре үткәрү, гыйбадәт кылу бигрәк тә күңелле бит, - диләр алар.

Безнең өстәмә

22 май көнне "Юбилейный" спорт мәктәбе бинасында районкүләм ифтар үткәрелә. Башлана 18:30 минутта. Рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев