Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең танылган җырчысы Данила Новиков Мәскәүгә укырга керде

“Ты – супер” телевизион шоу финалисты, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данила Новиков Мәскәү шәһәренә белем алачак.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Быел Данила 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Алга таба ул укуын Мәскәү шәһәрендәге Синергия университеты каршындагы театраль колледжында дәвам итәчәк. Биредә ул  актер-укытучы, продюсерлык осталыгы белгече булып чыгачак.

Ә бүген әле ул Минзәләдә. Киноучреждение белгечләре белән берлектә Муса Җәлил паркында аның иҗатын яратучы тамашачыларына концерт күрсәтте.

–Беләм, Мәскәү – зур шәһәр. Ләкин мин аңа ияләшермен, ул  мине үз итәр дип уйлым. Укуда да тырышырга, күп укырга, үз өстемдә күп эшләргә туры киләчәк, – ди Данила

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев