Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең “Уен” бию ансамбле Мәскәүне яулады

"Уен" бию ансамбле, 1-4 май көннәрендә Мәскәүдә узган дөньякүләм " Танцемания" исемле конкурста катнашып, 2 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

 Район администрациясенең актлар залында район башлыгы Айдар Салахов бию коллективы җитәкчесе Роза Биктагировага конкурсның кубогын һәм  Дипломын тапшырды, районда бию сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәтен белдерде.

 Роза Александровна исә балаларга шушындый конкурска бару, катнашу мөмкинлеге тудырганы өчен конкурс оештурчылары исеменнән район башлыгына һәм мәгариф бүлеге җитәкчелегенә рәхмәт хатлары тапшырды.

Минзәлә шәһәренең гимназиясендә хореограф Роза Биктагирова күп еллар дәвамында  “Уен” бию ансамблен җитәкли, 100 дән артык бала белән бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Алар даими рәвештә төрле конкурс һәм фестивальләрдә чыгыш ясыйлар. Алда әйтеп үткән “Танцемания” конкурсына онлайн чыгышларын җибәрәләр. Ә инде сайлап алу турын узгач, ансамбльне Мәскәүгә чакыралар.

Роза Биктагирова:

–  Мәскәүгә без 15 бала белән бардык. Анда “Әпипә” татар халык биюен күрсәттек. Балалар әлеге конкурска нык әзерләнделәр, армый- талмый һәр көн кабатладылар. Конкурстан, Мәскәү каласыннан тәҗрибә туплап, уңай хис-кичерешләр белән кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев