Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең яр буе Кырымнардан ким булмас

Шундый көн килеп җитәр, җәйге ялларын Кара диңгездә су кереп ләззәтләнү өчен Кырым, Краснодар, Төркия, Египет кебек курорт шәһәрләренә барып гадәтләнгән минзәләлеләр ерак юлларга сәяхәткә чыкмаслар да, чөнки һәркемне җәлеп итәрлек итеп (хәтта ки сәяхәтчеләрне, М-7 федераль трассасыннан йөрүчеләрне дә)үзебезнең шәһәребездә дә –Минзәлә елгасы яр буенда уңайлы мохит булдырылачак.

Шушы проект тормышка ашырылганда “Шәһәрдә пляж булырмы инде?” дигән бар минзәләлеләрне кызыксындырган сорауга да җавап табылачак.Кече пляж (мәйданы 1,5 га) елганың шәһәр ягында булса, зурысы, тагын да комфортлысы(мәйданы 3 га), елганың Воровский исемендәге совхоз ягында булачак. Хәзерге вакытта шушы проектны тормышка ашырырга алынган подрядчы оешма булачак пляжга ком кайтарту юнәлешендә эшли. Дөрес, пляжга яраклы ком (3,5 мең кубометр ком кирәк булачак) табу мәсьәләсе хәл ителмәгән әле: я сыйфаты канәгатьләндерми, я төсе туры килми. Шуңа күрә якын арада яхшы сыйфатлы комны кайдан кайтарырга мөмкин булуы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк.

Хәзерге вакытта  шәһәр белән совхоз арасын тоташтыручы күпергә, электрүткәргеч кабель сузып, яктырткычлар кую мәсьәләсе буенча эш бара.

Шәһәрдәге оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында райондагы мөһим социаль объектлардагы эш барышы белән танышканда милли проектларның ничек итеп тормышка ашырылуына контрольлек итү буенча эшче төркем җитәкчесе буларак, район башлыгы Айдар Салахов әлеге объектта да булды. Яр буен төзекләндерүнең генпланы буенча фикер алыштылар.

Безнең өстәмә

Мәгълүм булганча, 2018 елда район “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” Бөтенроссия конкурсында катнашты. Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү проекты 55 млн сум грант отты. Әлеге проект кысаларында күперне реставрацияләүне, ял итү зонасын, җәмәгатьчелек туклануын, спорт инвентарьлары прокатын  булдыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев