Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә”сез йорт-күңелсез

“Яратам гәҗитегезне!”-дип шатлыклы йөзен балкытып килеп керде иртә белән редакциягә бер дустыбыз, Богодаровка авылында яшәүче район Советы депутаты Рөстәм Салихов. Безгә яңа көнгә бетмәслек дәрт өстәде шушы җылы сүзе.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Богодаровка авылындагы йортларда 44 кеше яши, хәзерге вакытта шуларның 10сы КФХда хезмәт куя. Бу авыл халкы газетаны яратып укый.   КФХ бүгенге көндә малларны уңышлы кышлату белән мәшгүль. Әлеге КФХ Мөслим районы Фаиза СПСКсына 500 литр сөт тапшыра.

Чынлап та, дуслар, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәттә булсак, ярдәм кулы сузышсак дөньябыз тагы да яктырып китәр, әллә күпме уңай кичерешләр белән яшәр идек.

Проблемалар турында ни тиклем күп уйлыйсың шулчаклы күбәюе дә ихтимал, ди психологлар. Әйдәгез, беразга гына дөнья мәшәкатьләрен онытып торып, пандемиядән дә сакланып, рухи дөньябызны, күңелне баетырга ашыгыйк. Моның өчен безнең “Минзәлә”-“Мензеля” гә язылу да җитә.

Ярты елга язылу бәясе 699 сум. Ә менә 3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр ташламалы бәядән дә язылырга була.

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев